Татарстанлылар гомумйорт мәсьәләләрен онлайн хәл итә ала. Моның өчен бушлай «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын йөкләү һәм анда порталдан исәпкә алу язуы нигезендә керергә мөмкин.
Кушымта аша счетчик саннарын тапшырырга,торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен комиссиясез түләргә, йорттагы планлы эшләр һәм авария хәлләре турында белергә, идарәче оешмага мөрәҗәгатьләр җибәрергә, гомумйорт мәсьәләләре буенча тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.
Кушымта күршеләр белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирәчәк — анда өй чатлары каралган. «Госуслуги.Дом» порталында идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар ТКХ дәүләт мәгълүмат системасына тапшыра торган барлык мәгълүматлар бар.
ТР ДТИ матбугат хезмәте