Торак инспекциясе социаль челтәрләрдә татарстанлыларның 15 шикаятенә карата чаралар күрде

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Республиканың Торак инспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә социаль медиадан файдаланучыларныж 15 гаризасын үтәделәр. Татарстанлылар төрле җәмгыятьләрдәге проблемалар турында хәбәр иттеләр, районара торак инспекцияләре хезмәткәрләре адреслар буенча тикшерү белән чыктылар һәм хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрделәр.

 Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамындагы 153 нче йортта яшәүчеләр су торбасының зарарлануына зарлана, шуның аркасында су йортның фасадына эләгә, фатирларда стеналар юешләнә, күгәрек барлыкка килеп, дым исе килеп тора.

Карау нәтиҗәсе: күпфатирлы торак йортның су агызу системасы ремонтланган, су агызу җайланмаларының җитешмәгән элементлары урнаштырылган.

Баулыда яшәүче хатын Гоголь урамындагы 18 нче йортның түбәсеннән су үтенә зарланды.

Карау нәтиҗәсе: идарәче компания адресына гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде, Баулы районы башлыгы исеменнән ТР Төзелеш министрлыгына авария хәлендәге запастан түбә ремонтлау өчен кирәкле материаллар бүлеп бирү турында гариза җибәрелгән.

Бөгелмә шәһәренең Стрелочная урамындагы 3 нче йортта яшәүче (1 нче подъезд) яңгырлар вакытында даими рәвештә түбәдән су үтеп торуы турында хәбәр итте, шуның аркасында өске катлардагы фатирларны су баскан.     

Карау нәтиҗәсе: түбәләрдән су үтү чикләтелгән, яңгыр канализациясе норматив хәлгә китерелгән.

Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләр Менделеев урамы, 2 һәм Чоловский урамы, 10А йортларының стеналарында ярыклар барлыкка килүе турында хәбәр итте. Менделеевск шәһәренең Химиклар урамындагы 9 нчы һәм Бурмистров урамындагы 19 нчы йортларның стеналарын җылыту турында үтенделәр.

Карау нәтиҗәсе: идарәче компаниягә карата гомумйорт мөлкәтен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 4 кисәтү белдерелде.

Түбән камалылар гидросынаулардан соң җитешсезлекләрне бетерү аркасында кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү срокларын озайтуга карата күпсанлы шикаятьләр белән мөрәҗәгать иттеләр;

Карау нәтиҗәсе: кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү җитешсезлекләрне бетерү өчен дә, кайнар су белән тәэмин итү системасы торбаларына капиталь ремонт ясау өчен дә башкарыла. Халыкның мөрәҗәгатьләре кергән саен карала. Хокук бозулар ачыкланганда, чаралар күрелә. Әйтик, Чабьинская урамындагы 7нче йортта яшәүче кеше мөрәҗәгате буенча республика Торак инспекциясе карары белән «ВК и ЭХ» АҖ ресурслар белән тәэмин итүче оешманың вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 статьясының 2 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 7000 сум күләмендә административ штраф салынды.

 Зеленодольск шәһәренең Комсомол урамындагы 9 нчы йортның подъезд болдырын ремонтлау турында үтенделәр.    

Карау нәтиҗәсе: болдыр ремонтланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International