Казан торак милекчеләре ширкәте рәисе җылыту чорына әзерлекне өзә

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Торак инспекциясенә Казан шәһәренең Восстание урамындагы 60 нчы йортта яшәүчеләрдән торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисенең гамәл кылмавына карата күп шикаятьләр килә.  Төтен һәм вентиляция каналлары тиешле хәлдә түгел, дип язалар, шуның аркасында кайбер фатирларда 2 елга якын газ юк, димәк, кайнар су да, шулай ук кышкы чорда җылыту да булмаячак, дигән сүз.

Инспекторлар ике тапкыр тикшерүгә чыктылар, әмма торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе, милекчеләрнең гомуми мөлкәтенә керү мөмкинлеген тәэмин итмичә, күзәтчелек чараларын үткәрүне тоткарлады. «Я отпускта», - диде рәис.

 Ә шул ук вакытта, хәзер республикада торак фондын җылыту сезонына актив әзерләү бара. Идарә башлыгы үзенең ваемсыз мөнәсәбәте белән Восстание урамындагы 60 нчы йортны газсыз гына түгел, җылытусыз да калдырырга мөмкин.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International