Нигез булып, утны законсыз сүндергәннәр

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Түбән Камада яшәүче хатын-кызга электр энергиясеннән файдалану мөмкинлеген чикләгәннәр. Күршеләрдә – якты, тик аның фатирында гына ут юк. Хатын Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итте.

     Тикшерү күрсәткәнчә, йортта яшәүчеләргә утны өзү турында алдан ук кисәтмәгәннәр. Закон нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен тулысынча түләмәгәндә, туктатып торырга мөмкин. Милекченең бурычы бар, ләкин идарәче компания башта аңа хәбәр җибәрергә тиеш булган, әгәр бу хәбәрне китергән көннән алып 20 көн эчендә бурычны түләмәгән очракта, аңа хезмәт күрсәтүне туктатып торачаклар. Һәм бу кисәтүне бурычлы кешегә расписка, заказлы хат белән тапшырырга, түләү документына, телефон аша сөйләшүне яздырырга – бурычлының кисәтелгәнлеген исбатларга ярдәм итәчәк бөтен нәрсәне кертергә кирәк. Әмма бу очракта вариантларның берсе дә кулланылмаган.

   Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. каралган административ хокук бозу өчен «Жилье» ИК ҖЧҖ директоры урынбасары 1000 сумлык штрафка тартылды.  

 

    ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International