Суд ТР Торак инспекциясенең «Заречье» ИК»ҖЧҖ директорын дисквалификацияләү турындагы дәгъваларын хупламады

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе судка «Заречье» ИК» ҖЧҖ директорының гомуми милекне – дым һәм вентиляция каналларын карап тотканда лицензия таләпләрен тупас бозганы өчен дисквалификацияләү буенча берьюлы ике дәгъва биргән иде.  Бу хокук бозулар нәтиҗәсендә агымдагы елның гыйнварында ике гаилә исле газ белән агуланган.

Казан шәһәре Киров районының 2 нче суд участогы судьясы «Заречье» ИК» ҖЧҖ директорын административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар кабул итте һәм һәр эш буенча 100 000 сум күләмендә штраф салды. Идарәче компания директоры 200 000 сум түләргә тиеш.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International