50 мең сум штраф

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

         Бөгелмә районара инспекциясенә Калинин урамындагы 32 нче йортта яшәүче хатын мөрәҗәгать итте. Ул идарәче компания директорының гамәл кылмавына һәм 4 ай дәвамында түбәне төзекләндермәүләренә зарланды.

    Инспектор планнан тыш инспекция визиты уздырды. Шикаятьтә бәян ителгән фактлар расланды: түбә өслеге деформацияләнгән, шуның аркасында фатирны һәм 5 каттагы баскыч мәйданчыгын су баскан.

    Тикшерү нәтиҗәсендә «Таң» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум күләмендә штраф салынды. Идарәче компаниягә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

    ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International