Газ хезмәткәрләренең казанлыларга булган шикаяте аларга карата кисәтүгә әйләнде

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Газ хезмәткәрләре Торак инспекциясенә Казанның ике пенсионерына газ җиһазларын тикшерергә ирек бирмәүләре турында мөрәҗәгать иттеләр. Әмма тикшерү барышында эшнең оештырылуы газ хезмәткәрләрен уңайсыз хәлгә куйганлыгы ачыкланды: алар барысын да тикшергәннәр, әмма тиешенчә теркәмәгәннәр.

Татарстанның Торак инспекциясенә газ хезмәткәрләренең татарстанлыларга карата шикаятьләре агыла башлады: фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау турында килешүләр төзүдән читләшәләр, үз фатирларына кертмиләр, шуның аркасында плитәләргә, газ колонкаларына һәм казаннарга техник хезмәт күрсәтү мөмкин түгел, диләр. Гражданнарны җаваплылыкка тартуны сорыйлар.

Әгәр бу фактлар исбатланган икән, гражданнар 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла. Әмма бу очракта газ хезмәтенең дәгъвалары нигезләнмәгән.

Казан пенсионерлары буенча мөрәҗәгатьне караганда, газ хезмәткәрләре зарланган ике абонентка техник хезмәт күрсәтү үткәрелгәнлеге ачыкланды. Әмма газ хезмәте хезмәткәрләренең ваемсызлыгы буенча ул тиешенчә теркәлмәгән. Моннан тыш, пенсионерлар хәтта шәхсән абонент бүлегенә дә килгәннәр.  Аларның берсенә  78 яшь, ә күршесенә – 68, һәм икесе дә инвалид – авыр булган, әмма килгәннәр һәм үзләрендә тикшерү булганлыгын әйткәннәр.

Нәтиҗәдә, Торак инспекциясе газ хезмәткәрләренә административ эшләр кузгатудан баш тартып кына калмады, ә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү дә белдерде.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International