ТКХ ДМС динамикасы

2024 елның 16 августы, җомга

    Шәхси сектор йортларының кадастр номерларын торак-коммуналь хуҗалык системасына кертү динамикасы төрлечә: Теләче районы бер атнада 1000нән артык йортны керткән, ә Тәтеш районы нибары 1 генә.

     Иң начар нәтиҗә Сарман районында – 56,63% кертелгән. «Кызыл зона»да шулай ук Кукмара, Кама Тамагы, Арча, Мамадыш, Әгерҗе, Түбән Кама, Питрәч, Актаныш районнары һәм Казан.

    Бу исемлектә Әлмәт инде юк – шәхси сектор торак фондының 77% системага кертелгән.  Алабуга районы лидер булып тора – кадастр номерларының 100% якыны кертелгән.

    

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International