Александр Тыгин Алабугада киңәшмә үткәрде

2024 елның 16 августы, җомга

    Татарстанның Торак инспекциясе Алабуга районында тикшерү уздырды. Нәтиҗәләрне Башкарма комитетта узган киңәшмәдә ясадылар. 

     Алабугада республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин булды.  Капиталь ремонт үткәрелә торган йортларны шәхсән карап чыкты.   Разведчиклар урамындагы 54 нче йортта яшәүчеләр Александр Тыгинга подвалны даими су басуы, юешлек, канализация амбресы һәм борчалар турында зарландылар.  Шундук подвалга төште – санап кителгәннәрнең барысы да бар. Жилкомфортсервис ИК башлыгы административ җаваплылыкка тартылды, хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелде.

   Тойма урамындагы 21 нче йортта фатирларның берсендә баш инспектор вентиляция каналларында тарту көчен тикшерде, тәрәзәләре ябык булганда ул – минималь. Александр Тыгин пыяла пакетлар куелган тәрәзәләргә клапаннар урнаштырырга киңәш итте. Идарәче компанияне милекчеләр арасында эш алып барырга һәм һәркемнең өендә тарту көче барлыгына инанырга мәҗбүр иттеләр. 

    Күпфатирлы йортларга карата башка дәгъвалар да бар: башкарма комитет ягып җылыту сезонына әзерлек паспортларына кул куйды, әмма факт буенча йортлар әзер түгел. Инспекция фатирлардагы батареялар суынырга мөмкин булган хокук бозуларны ачыклады.

      Шулай да уңай момент бар – район шәхси сектор йортларының кадастр номерларын ТКХ системасында мәгълүмат урнаштыру буенча лидер.

 

    ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International