Чаллы идарәче компаниясе лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза биргән. Торакларны карап тотучылар алга таба да эшкуарлык эшчәнлеген алып барырга һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итәргә планлаштырганнар. Ләкин аларга бу рөхсәт ителмәде.
Татарстанның Торак инспекциясенә «АНГ» ИК ҖЧҖ лицензия срогын озайту турында гариза килде. Компания закон таләпләрен үтәмәгән, атап әйткәндә, РФ ТК 161 ст. 10 өлешен бозып, ТКХ системасында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча законнарда билгеләнгән мәгълүматны тулы күләмдә урнаштырмаган.
ТР ДТИ матбугат хезмәте