Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин белән матбугат конференциясе узды, анда республика халкының иминлеге һәм хокукларын яклауга бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Төп мәсьәләләрнең берсе – татарстанлыларның иминлеге, аерым алганда, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре үтәлешен күзәтү. Дәүләт торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 14.05.2013 ел, № 410 карары белән расланган Газ куллану кагыйдәләре таләпләре үтәлешен тикшереп тора. Бу кагыйдәләр газ белән тәэмин итүчеләрнең, идарәче оешмаларның (ТМШ һәм ТТК кертеп) һәм торак милекчеләренең йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын тиешенчә карап тоту буенча йөкләмәләрен үз эченә ала.
Александр Тыгин елына кимендә өч тапкыр үткәрелергә тиешле вентиляция һәм төтен каналларын даими тикшерү кирәклеге, шулай ук газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү турында искәртте. Моның өчен идарәче оешмалар җаваплы, алар техник хезмәт күрсәтүгә һәм җиһазларны ремонтлауга хезмәт күрсәтүчеләр белән килешүләр төзергә тиеш.
Сылтама буенча матбугат конференциясенең видеосы урнаштырылган: https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-zashchita-prav-i-bezopasnost-sobstvennikov-zhilya-5821123