Гаепле дип танырга: чүп-чар туплаган өчен штраф

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

  «ЖЭУ 7» ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры законны санга сукмауда гаепле дип табылды. Тельман урамындагы 41нче йортта яшәүче хатын республиканың Торак инспекциясенә контейнер мәйданчыгы инде берничә көн чүп-чар белән тулган, дип язган.

    Шикаять планнан тыш тикшерү өчен нигез булды. Инспектор ИК башлыгына киләчәге турында кисәтте. Хәбәр 08.29 сәг. электрон почта аша җибәрелгән, ә инде ярты сәгатьтән инспектор зур габаритлы чүп-чарны КАМАЗ самосвалына төяүләрен күргән.

    Оперативлык җаваплылыктан качарга ярдәм итмәде: Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча хокук бозган өчен аңа 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International