Трассада ярылып агу очрагы турында ачыкланган

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

 Социаль челтәрләрдә Түбән Кама районының Олы Афанас авылында салкын су сүндерелгән дигән хәбәрләр барлыкка килде. Тикшерү барышында трассада ярылып агу очрагы турында ачыкланган.

    Закон нигезендә, салкын суны бирү тәнәфесенең рөхсәт ителгән дәвамлылыгы 1 ай дәвамында 8 сәгать (бергә кушып), берьюлы 4 сәгать тәшкил итәргә мөмкин. Ә краннарда су пәнҗешәмбе 8 сәгатеннән җомга 17 сәгатенә кадәр булмаган. 

       «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ вазыйфаи заты янә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 5 мең сум штраф салынды.

      Шул ук районның Кызыл Чапчак авылында 10 көннән артык салкын су булмаган. Сәбәбе - тирәнгә батучы насос сафтан чыккан. Биредә республиканың Торак инспекциясе «Түбән Кама торак сервисы» ҖЧҖ директорын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча штраф салып, административ җаваплылыкка тартты.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International