Республика башкаласында Халезов урамындагы 34 нче йорт янындагы төзекләндерелгән ишегалды сакланмаган. Милекчеләр йорт яны территориясенең торышына Татарстанның Торак инспекциясенә зарландылар. Инспектор тикшерү белән чыкты һәм административ хокук бозу турында беркетмә төзеде.
Беркетмә «Дәрвишләр торак-коммуналь хуҗалыгы» ИК» ҖЧҖ генераль директорына карата берьюлы берничә норматив актны бозган өчен төзелде. Берничә парковка баганасы һәм колесоотбойник юкка чыккан, урындагылары купкан; кер юу өчен киптергеч ватылган, асфальт җимерелгән, йортның отмосткалары канәгатьләнерлек хәлдә түгел, цоколь катта штукартурка коелган.
Җәза чарасы билгеләнәчәк, моннан тыш ИК бозуларны бетерергә тиеш.
ТР ДТИ матбугат хезмәте