50 мең һәм ике атна: идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде

2024 елның 13 августы, сишәмбе

         Красный Ключ бистәсендә яшәүче кеше Түбән Кама районара торак инспекциясенә йортта тәртип урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Идарәче компания Үзәк мәйдан урамындагы 2 нче йортның торышын игътибарсыз калдырган. Бу исә хезмәтләр өчен счет-фактураларны намус белән түләүче милекчеләргә уңайсызлыклар тудыра.

 Мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать итүче тарафыннан бәян ителгән фактлар расланды. Инспектор гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча күп кенә хокук бозуларны ачыклады, атап әйткәндә: стеналарда штукатурка һәм буяу катламы өлешчә купкан, 3 нче подъезд ишегендә идән плитәсе өлешчә юк һәм пыяласы ватык, тәрәзәләрдә фурнитура белән проблемалар, подвалда дымлы һәм канализациядән су басу эзләре бар, җылылык үткәргечнең кайбер өлешләрендә җылылык изоляциясе юк.

Тикшерү материаллары буенча «ПЖКХ-17» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум күләмендә административ штраф салынды.

Идарәче компания адресына 26.08.2024 көненә кадәр хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.  Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә тора.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International