Казанның Вахитов районы җәмәгать судьясы республиканың Торак инспекциясе файдасына карар чыгарды: «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» КО гаепле дип тапты һәм административ җәза билгеләде.
Фондка карата тикшерү үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча 5 июньгә кадәр хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмәне үтәргә: капиталь ремонт өчен түләү өчен милекчеләрнең акчаларын исәпкә алуны тиешенчә оештырырга кирәк булган.
Фемида фондны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлешен бозуда гаепле дип тапты һәм штраф рәвешендәге җәза билгеләде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте