Хокук бозуларны бетергәнче туктатып торырга

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

    Татарстанның Торак инспекциясе күрсәтмә чыгарды һәм түбәгә капиталь ремонт ясауны туктатты. Сәбәбе: хокук бозулар аркасында өске каттагы фатирларны су баскан.

   Инспекциягә Декабристлар урамындагы 156 нчы йорт милекчеләреннән
 мөрәҗәгать килде. Казанлылар түшәмнән ага торган шарлавыкларга зарлана, ә фатирларның берсендә тарттырылган түшәм ишелгән.

   Йортның түбәсенә капиталь ремонт эшләре графиктан артта калып бара, эш бары тик 30% гына башкарылган. Моннан тыш, подрядчы хата җибәргән, шуның аркасында өске катны су баскан: полиэтилен җәелдергәннәр, ул яңгырлар басымына чыдый алмаган.

   Инспекция хезмәткәрләре түбәләрне һәм фатирларны тикшерде. Заказ бирүчегә, «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» АКО кисәтү белдерелде, ремонт эшләре әлеге бозулар бетерелгәнче туктатылды. Ягъни түбәләрнең бер өлешендәге тишекләрне ямаганчы, икенчесенә керешә алмаячаклар. 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International