Әлмәт торак-коммуналь хуҗалыгы яңалыклары: йортта 25 хокук бозу очрагы

2024 елның 9 августы, җомга

    Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясенә, бәлки, исемен үзгәртергә яки эш методларын яңадан карарга кирәктер. Шулай да Татарстанның Торак инспекциясе икенчесе яклы: шартнамә шартларын һәм закон таләпләрен үтәргә кирәк. Атап әйткәндә – хезмәт күрсәтелә торган йортларда тәртипне күзәтергә.

     Инспектор планнан тыш тикшерү белән Гагарин урамы 18 нче йортта яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате буенча урынга чыкты. Әлмәтлеләр сөйләгәннәрнең барысы да расланды: подъездларда стеналардан буяу гына түгел, штукатурка да коела, чыбыклар эленеп тора, түшәмнәрдә, стеналарда агым эзләре, баскычлардагы чокырлар, чормага керү ябык түгел – барлыгы 25 хокук бозу очрагы.

    «УКЖД «Новация» ҖЧҖ башлыгы гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләре күренә, моның өчен 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International