Түбәнкамалылар коры кайнар сулы краннарга зарланып мөрәҗәгать иттеләр: сүндерелүләр турында беркем дә кисәтмәгән. Түбән Кама районара торак инспекциясе шәһәр прокуратурасы белән берлектә мөрәҗәгатьләрне карады.
Авария булганлыгы ачыкланды, хезмәт күрсәтүче оешма аны бик озак бетергән. Карау нәтиҗәләре буенча «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ вазыйфаи заты халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган һәм 5 мең сум штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Исегезгә төшерик, 354 нче кагыйдәләрнең 1 нче кушымтасының 4 нче пунктына ярашлы рәвештә, кайнар су бирүне туктатуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы: 1 ай дәвамында 8 сәгать (барлыгы), берьюлы 4 сәгать, тупик магистральдә авария булганда – рәттән 24 сәгать.
ТР ДТИ матбугат хезмәте