Әгерҗе районында Татарстанның Торак инспекциясе үткәргән зур тикшерү тәмамланды. Районга карата кисәтүләр бар: торак-коммуналь хуҗалык системасында кадастр номерларын урнаштыру буенча бу район «кызыл зона» дип атала: мәгълүмат системага бары тик 67% дәрәҗәсендә генә кертелгән.
Кичә республиканың Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин Әгерҗегә килде. Район башлыгы Ленар Нургаянов белән бергә капиталь ремонт үткәрелә торган йортларны һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән балалар мәйданчыкларын карадылар.
Тәэсирләр һәм проблемалар турында ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарә итүче оешмалар җитәкчеләре белән бергә башкарма комитетта узган киңәшмәдә фикер алыштылар. Шулай ук булачак ягып җылыту сезонына әзерлек һәм ТКХ ДМС мәгълүмат урнаштыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Монда район антилидерлар арасында.
ТР ДТИ матбугат хезмәте