Татарстанның Торак инспекциясенә 7 ай эчендә ККК белән эш итү өлкәсендәге сорауны үз эченә алган 60 шикаять килде. Шуларның 18е – күпфатирлы йортлар буенча.
Инспекторлар урынга барып, 11 тапкыр тикшерү үткәрделәр, аларның нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында 6 беркетмә төзелде, шул исәптән идарәче оешмага - 2 беркетмә, торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисенә - 1 беркетмә, ККК белән эш итү буенча «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ төбәк операторы директорына - 3 беркетмә.
Өч оешмага (ИК һәм ТМШ идарәсе рәисе) 179 000 сумлык штраф салынды. Карауга әзерлек узган тагын 3 административ материал соңрак кабул ителәчәк.
Шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 19 кисәтү белдерелде:
- «ГРИНТА» ҖЧҖ төбәк операторына;
- Чаллы шәһәре башкарма комитетына;
- 17 идарәче оешмага.
«ГРИНТА» ҖЧҖ һәм Югары Ослан районы башкарма комитетына 2 профилактик хат җибәрелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте