Идарәче оешмага гамәл кылмаган өчен штраф салынды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

   Татарстанның Торак инспекциясе йортны тиешенчә карап тотмаган өчен идарәче компания башлыгын административ җаваплылыкка тартты. ИК директорына йортның авария хәлендәге булуы өчен 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

     Түбән Кама районара инспекциясенә Ширәмәт авылының Октябрь мәйданындагы 17 нче йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар идарәче компания директорының эш кылмавына һәм аларның йортының торышына зарландылар.

    Инспектор йортны карап чыкты, шикаятьтә бәян ителгән фактлар расланды: холлдан беренче катка һәм беренче каттан икенче катка баскычларның авария хәлендә булуы, беренче каттагы идән плитәсенең утыруы, ныклы канализация исе булуы, керү группасының бетон плитәсе җимерелүе кебек очраклар билгеләнде.

  Тикшерү материаллары буенча «Түбән Кама торак-коммуналь хуҗалыгы сервисы» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум күләмендә штраф салынды. Идарәче компаниягә август ахырына кадәр хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International