Шикаятьләрне игътибарсыз калдыру бәясе

2024 елның 6 августы, сишәмбе

      Халыкның шикаятьләре һәм гаризалары буенча эш итмәгән өчен Чаллы идарәче компаниясе административ җаваплылыкка тартылды.

      Раскольников урамындагы 63/92 нче йорттагы фатир хуҗалары «Махалля» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә кайнар суның түбән температурасына, салкын сөлге киптергечкә, су басуга һәм башка бик күп нәрсәләргә шикаятьләр белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Идарәче компания заявкаларны теркәгән, ләкин берни дә эшләмәгән.

        Инспектор тикшерү белән чыкты һәм авария-диспетчерлык хезмәтенең хезмәт күрсәтү урыны булмавын раслады.

         Гомумйорт мөлкәтен карап тоту өлешендә җибәрелгән хокук бозулар өчен Чаллы шәһәренең «Махалля» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 50 000 сум штраф салынды.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International