«Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа сервис – профилактик визит һәм контроль (күзәтчелек) органнары консультацияләрен уздыруга онлайн-язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Яңалык бизнесның тикшерүче органнар белән оператив хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.
«Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша эшкуарлар предприятиедә профилактик визит уздыруга яки аннан баш тартуга гариза җибәрә, профилактик чара нәтиҗәләре буенча бәя куя алалар. Шулай ук шәхси кабинетта контроль органнары консультациясен сорарга мөмкин.
Консультациягә гариза биргәндә эшкуарлар үзара хезмәттәшлек итүнең уңайлы форматын сайлый ала: телефон аша, «МП Инспектор» кушымтасы аша дистанцион рәвештә, язма рәвештә һәм консультация үткәрүнең өстенлекле вакытын күрсәтә алалар. Хезмәт 10 эш көне дәвамында күрсәтеләчәк. Карау нәтиҗәләре буенча эшкуарның шәхси кабинетына консультациягә язылу турында расланган белдерү киләчәк.
«Профилактик визитка язылу» хезмәте дистанцион рәвештә видеоэлемтә нигезендә әлеге кушымта аша яисә объектта турыдан-туры гариза биргәннән соң кимендә 10 эш көненнән соң күрсәтелергә мөмкин. Профилактик чара турындагы бөтен тарих шулай ук шәхси кабинетта булачак.
ТР ИМ мәкаләсе нигезендә ТР ДТИ матбугат хезмәте