Пычрак подъезд өчен 50 мең сум

2024 елның 2 августы, җомга

     Чаллы кешесе идарәче компаниягә зарланып, алардан подъездны генераль җыештыруны һәм Автомобиль төзүчеләр урамы буенча 12 нче йортта чүп үткәргечне тиешле санитар карап тотуны таләп итүдән арыган. Торакны карап тотучылар барлык гаризаларны да игътибарсыз калдырган.

      Чаллы районара инспекциясе инспекторы тикшерү үткәрде, һәм милекче шикаятендәге барлык дәлилләр расланды.

      Чаллы шәһәренең «Автозаводский» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм 50 000 сум күләмендә административ җәзага тартылды.

   Татарстанның Торак инспекциясе искәртеп уза: идарәче компанияне гомуми җыелышта милекчеләр сайлый. Шуңа күрә әгәр компания эшендә нәрсәдер канәгатьләндерми икән, милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрергә, агымдагы компанияләр белән идарә итү килешүен өзәргә һәм аны яңасы белән төзергә кирәк.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International