Хезмәт күрсәтүче кайнар су булмаган өчен штраф түләячәк

2024 елның 2 августы, җомга

      Түбән Кама районара торак инспекциясенә Химиклар проспектындагы 25нче йортта, Студентлар урамындагы 59нчы йортта, Тынычлык проспектындагы 81нче йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде. Түбән Камада яшәүчеләр кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәвенә зарланды.

      Факт расланды. Тикшерү күрсәткәнчә, коммуналь хезмәтләр китерүнең мөмкин булган өзеклек вакыты бозылган. Хезмәт күрсәтүче «ВК и ЭХ» АҖ халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, хезмәт күрсәтүче 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

        Кайнар су бирү торгызылган. Тынычлык проспекты, 81нче йорт буенча «Татэнерго» АҖ көче белән М-3 магистраль җылылык үткәргеченең ныклыгына һәм тыгызлыгына гидравлик сынаулар 2024 елның 22 июленнән 1 августына кадәр башкарылган. Түбән Камада яшәүчеләрнең краннарында да хәзер кайнар су бар.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International