Әлмәт районара инспекциясе хезмәткәре Тынычлык урамындагы 7 нче йортта, подъезд тәрәзәләрендә пыялалар булмаудан алып подвалны су басуга кадәр, 15 хокук бозуны ачыклады.
Инспектор планнан тыш тикшерү уздырды, күпфатирлы йортны тикшереп, күп кенә хокук бозуларга тап булды.
«Алсу» ИК» ҖЧҖ башлыгы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 25 мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
ТР ДТИ матбугат хезмәте