Җәйге чорда ТКХ өчен түләүләрдә ничек экономияләргә?

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

 

Хәзер, җәйге чорда коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны киметергә мөмкин.

Түбәндәгечә экономияләргә мөмкин:

  1. Яктырту буенча.

Якты көн хәзер озынрак. Табигый яктылыктан максималь файдаланырга кирәк: пәрдәләрне ачарга, тәрәзәләрне капламаска. Энергия нәтиҗәле лампаларны куллансаң, ел әйләнәсе электр энергиясен янга калдырырга мөмкин.

  1. Биналарны суытырга.

Көндез тыгыз пәрдәләр яки тәрәзәләрне караңгыландыру өчен махсус кояштан саклау пленкасын кулланырга мөмкин – ул вакытта кояш бүлмәләрне җылытмаячак.

Әгәр дә сез кондиционер яки вентилятор кулланасыз икән, ишекләр һәм тәрәзәләрнең ябык булуына һәм ярыклар һәм уемнар аша салкын һаваның чыкмавына инаныгыз. Ул вакытта кондиционерны бер сәгатькә кабызырга мөмкин, ә салкынлык аны сүндергәннән соң берничә сәгать дәвамында сакланачак.

  1. Көнкүреш техникасын куллану буенча.

Суыткычның плитәдән һәм җылыту радиаторларыннан ераграк урнашуы, турыдан-туры кояш нурларына эләкмәве мөһим. Ул вакытта ул минималь җылыначак, аңа суыту өчен азрак энергия кирәк булачак.

 

  1. Фатирдан озакка китеп, мәсәлән, дачадан, яки ялга.

Әгәр биш көннән артык өйдә булмасагыз, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләтү хокукы бар.

Мөһим:

 - килү һәм китү көннәре исәпкә алынмый,

- фатирда счетчиклар юк һәм аларны кую мөмкинлеге дә юк (счетчикларны суга һәм/ яки электрга куюның техник мөмкинлеге булмау турында белешмә кирәк булачак, аны ТМШ яисә ИК аша бирәчәкләр),

- түләүләрне яңадан исәпләү өчен гаризаны килгәннән соң 30 көн эчендә бирергә кирәк.

Яңадан исәпләнгән түләүне алу өчен сезнең юклыгыгызны раслый торган документлар кирәк булачак, аларның исемлеге РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 354 карары белән расланган Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 93 пунктында чагылдырылган.

Мондый документлар түбәндәгеләр була ала:

1) эш урыны буенча таныкланган командировка таныклыгы күчермәсе яисә командировка турында белешмә;

2) стационар дәвалау учреждениесендә дәвалану турында белешмә;

3) сезнең исемгә рәсмиләштерелгән юл билетлары (әгәр әлеге документларда исем аларны рәсмиләштерү кагыйдәләре нигезендә күрсәтелсә) яисә аларның күчермәләре;

- электрон билетның юридик көче юк, чөнки анда мөһерләр, штамплар, тамгалар юк. Мондый билетның кәгазьдәге басмасын һәм утыру талонын бирергә кирәк.

4) кунакханәдә, тулай торакта яисә вакытлыча торуның башка урынында яшәү счетлары яисә аларның күчермәләре;

5) сез ял иткән урыннан эчке эшләр бүлеге белешмәсе яисә тору урыны буенча вакытлыча теркәлүегез турында таныклык;

6) сез вакытлыча булмаган торак урыныгызны саклаучы оешма белешмәсе;

7) баланың җәйге ял лагерена баруы турында юллама һәм белешмә һ.б.

8) Россия Федерациясеннән чыкканда һәм Россия Федерациясенә кергәндә чикне кичү турында тамгалы чит ил паспорты бите күчермәсе;

9) сез яшәгән бакча ширкәтеннән, дача кооперативыннан яисә авыл/сала администрациясеннән белешмә. Кулланучы вакытлыча яшәгән дачаның адресы/номеры, вакыты күрсәтелергә тиеш. Рәиснең имзасы һәм бакчачылык ширкәтенең мөһере мәҗбүри.

10) РФ Кораллы көчләрендә мобилизация буенча хәрби хезмәт узу чорын раслый торган документлар.

11) вакытлыча булмауны раслый торган башка документлар.

Мондый документларның күчермәләре тиешенчә таныкланырга тиеш яки күчермәсе белән бергә аларның төп нөсхәсен дә бирергә кирәк.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International