РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга Татарстан Республикасында 1,5 млн.сумга кадәр түләүләр билгеләнде

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

   Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган очракта, бер тапкыр түләнә торган акча 1,5 млн.сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән шартнамә төзергә кирәк.

   Актыккы сумма республика түләүләреннән җыела - 1,05 млн.сум. РФ Оборона министрлыгы - 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнары - 300 мең сумга кадәр. Арттырылган түләүләрне МХО рәтләрен тулыландыру теләге булган татарстанлылар гына түгел, башка регионнарда яшәүчеләр дә, фактик яшәү урынына бәйсез рәвештә чит ил гражданнары да өметләнә ала. Кандидатларга Татарстанга килергә, хезмәт итү урынына кадәр барырга ярдәм итәчәкләр.

  Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга ярдәм итәчәкләр. Контракт төзү һәм медицина тикшерүе узу вакытына торак һәм туклану бирелә. Хезмәткә рәсмиләштерү вакыты берничә сәгатьтән иң күбе ике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Контракт имзалаучылар Татарстанда сугышчан әзерлек узачак.

Тулырак мәгълүмат: https://heroes-tatarstan.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International