Үз белдеге белән тоташучыларның шикаять итү нәтиҗәсе
Татарстанның Торак инспекциясендә гражданнарны шәхсән кабул итү баршыныда стандарт булмаган хәл барлыкка килде: Казанда яшәүче хатын электр энергиясен сүндергән өчен идарәче компаниягә зарланды, әмма барлык хәлләрне ачыклагач, мөрәҗәгать итүче дә, торакларны карап тотучылар да штраф алачак.
Монтажная урамындагы 3а йортта яшәүче хатын-кыз Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин тарафыннан шәхсән кабул итү барышында «Уютный дом» ИК» ҖЧҖнең законсыз гамәлләренә зарланды. Аның фатирын 8 тапкыр электр энергиясеннән өзгәннәр. Хатын-кыз раславынча, ни өчен икәне аңлашылмый.
Кабул итүдә катнашучы ИК вәкиле сүндерү фактын раслады һәм актларны тәкъдим итте. Сәбәбе булып ТКХ өчен мөрәҗәгать итүченең 72 мең сум күләмендә бурычы тора, шуларның 17 меңе – электр энергиясе өчен генә.
Торакны карап тотучылар китү белән мөрәҗәгать итүченең күршесе аның фатирын челтәргә тоташтырган. Бу хакта хатын-кыз кабул итү барышында хәбәр итте. Һәм монда баш дәүләт инспекторының ИК карата соравы барлыкка килде: мондый хәл ничек мөмкин булган? Ни өчен чыбыкларны изоляцияләмәгәннәр һәм челтәргә керү мөмкинлеген япмаганнар? Бурычлыларны закон бозу вәсвәсәсенә дучар итеп, янәдән-янә сүндергәннәр һәм шуның белән законны үзләре дә бозганнар.
Беренчедән, үз белдеге белән тоташтыру янгын сәбәбе булырга мөмкин, һәм шул ук яхшы күрше соңыннан миллионлаган зыянны гафу итәр иде микән. Икенчедән, идарәче оешма һәрбер факттан соң бурычлы кешене административ җаваплылыкка тартырга тиеш. Беренче тапкыр, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.19 ст. нигезендә, штраф суммасы – 10 меңнән 15 меңгә кадәр. Кабат – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр. Ягъни штрафлар суммасы бурыч күләменнән артып китәчәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте