Татарстан Торак инспекциясенә, сирәк булса да, үз ишегалларындагы үзгәрешләр белән килешмәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килә. Аларның территорияләрендә төзекләндерү эшләре бара: яңа уен мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары барлыкка килә, юллар һәм контейнер мәйданчыклары ремонтлана. Барысы да «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла.
Кайбер милекчеләрнең өметләре чынбарлыкка туры килми: парковка урыннары аз яки алар газоннар хисабына күбәя.…
Йорт яны территориясен реконструкцияләү проекты буенча фикер алышу этабында ук аны тикшерүдә актив катнашырга кирәк. «Безнең ишегалды» проекты вәкилләре йортларда яшәүчеләр белән беренчел очрашулар үткәрә. Беренче этапта проектлар турында фикер алышалар, икенчесендә тавыш бирәләр, шул исәптән читтән торып та.
Республиканың Торак инспекциясе үз фикереңне белдерү, тәкъдимнәр кертү өчен актив катнашырга киңәш итә.
«Безнең ишегалды» проекты сайтында төзекләндерү планлаштырылган барлык адреслар һәм мондый очрашуларны үткәрү даталары күрсәтелгән. Әлеге тексттагы сылтамага басыгыз һәм гомумйорт җыелышының кайчан узачагын тикшерегез.
Ә инспекция хезмәткәрләре, яңартылган ишегаллары озакка чыдасын өчен, ишегалларын карап тоту һәм эксплуатацияләү сыйфатын контрольдә тотачак.
ТР ДТИ матбугат хезмәте