1727 vs 0: торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына белешмәләр кертү тизлеге

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

   Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына ИТТ (индивидуаль торак төзелеше) кадастр номерларын кертү динамикасы төрле: Әлмәт башкарма комитеты атна рекордчысы – 1727 йорт, 18 районда – 0.

  Шуңа да карамастан, Әлмәт районы антилидер позициясен дә бирми – системага тагын 23290 йорттан мәгълүмат кертергә кирәк. Алга таба түбәндәгеләр килә: Казан (11178), Арча (12819), Кукмара (12049), Сарман (7385), Питрәч (7396), Лаеш (7206), Зеленодольск (5688).

    Бер атна эчендә бер генә кадастр номеры да кертелмәгән районнар арасында: Актаныш, Мөслим, Бөгелмә, Азнакай, Арча һ.б. 

   Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына 169506 йорттан мәгълүмат кертәсе калган. 

    

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International