Катлаулы табышмакны башкаланың Мәскәү районы идарәче компаниясе хезмәткәрләре хәл иткән. Тораклар белән идарә итүчеләр ни өчен ике йортта электр энергиясе чыгымнарының кинәт артуын берничек тә аңлый алмаган, монда кем гаепле булуын да билгели алмый аптыраганнар.
Йортта яшәүчеләр исәпләү приборлары күрсәткечләрен үз фатирлары буенча биреп бара, тик Коләхмәтов урамындагы 25/2 нче йортта һәм Декабристлар урамындагы 125 нче йортта яшәүчеләр йортларда цивилизация файдасыннан бик актив файдалануларын күрсәткәннәр. Гомумйорт приборлары күрсәткечләре шкаладан арткан.
Бу чыгымнарны барлык милекчеләргә дә бүләргә мөмкин, әлбәттә, күрәсең, коммуналь караклар моңа исәп тоткан да. Әмма идарәче компаниядә тикшерү уздырганнар һәм, үзләрендә майнинг ферма урнаштырып, гомумйорт исәпләү приборларына тоташкан электр белән тукланучы фатирларны тапканнар.
Криптовалютачыларга яңадан исәп-хисап ясалган: берсенә 100 000 сумлык счет куелган, икенчесенә – 30 000.
ТР ДТИ матбугат хезмәте
Изображение сгенерировано ИИ