Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре ТР шәһәрләрен үстерү институты вәкилләре белән берлектә республиканың 8 районында йорт яны территорияләрен тикшерделәр.
Инспекторлар ишегаллары «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән 304 күпфатирлы йорт адресына мониторинг үткәрде. Тикшерү күрсәткәнчә, барлык мәйданчыкларда да сыйфатлы ремонт сакланмаган. 18 идарәче компания һәм 3 ТМШ тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган ишегалларында кечкенә архитектура формалары сынган, балалар мәйданчыклары ком белән җитәрлек капланмаган, яки аларда үлән үскән, асфальтта ярыклар бар, бордюрлар зарарланган һ.б.
Вазыйфаи затларга кисәтүләр белдерелде: Биектау һәм Лаеш районнарында – 4 шәр, Тукай районында – 3 шәр, Лениногорск һәм Алексеевск районнарында – 2 шәр, Алексеевск һәм Кукмара районнарында – 1 әр.
Ишегаллары кыска вакыт эчендә тәртипкә китерелергә тиеш. Кисәтүләрнең үтәлеше Инспекция күзәтчелегендә тора.
ТР ДТИ матбугат хезмәте