Бурычларны санга сукмаган өчен 125 000 сум: чираттагы ИК җитәкчесе штрафка тартылды

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

   Әлмәт шәһәренең «ЖЭУ-3» ҖЧҖ юридик затына 125 мең сум штраф салынды. Аның гамәлләрендә Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу билгеләрен күрде.

     Инспектор Островский урамы, 1/19 йорт адресы буенча планнан тыш тикшерү белән чыкты. Йорт хуҗасы подвал торышына зарланды. Хатта язылган фактлар расланды: 1 нче подъезд подвалында су басу эзләре, 3 нче подъезд подвалында төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарлары бар, түбәдә өлешчә колашалар юк, беренче подъезд тамбурында штукатурка кубып килә һ.б. 

     Татарстан Торак инспекциясе ИК карата 125000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

      Закон нигезендә билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәгәне өчен, Инспекция тарафыннан «ЖЭУ-3» ҖЧҖ юридик затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. Эш материаллары карау һәм карар чыгару өчен җәмәгать судына җибәрелде.

     Исегезгә төшерәбез, Инспекция социаль челтәрләрдә дә бар: «ВКонтакте»да – «ТР ДТИ» берләшмәсе, Telegram – «Татарстан Торак инспекциясе».

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International