Кайнар су фонтаны өчен ИК башлыгы 50 мең сум түләячәк

2024 елның 12 июле, җомга

      Чулман проспектындагы 34 а йортта яшәүче Чаллы халкы еш кына кайнар сусыз кала. Идарәче компаниягә күп санлы мөрәҗәгатьләр ярдәм итми, йортны карап тотарга тиешле затлар аварияләр булмасын өчен бернәрсә дә эшләми. Краннар корып кына калмый, ә даими рәвештә подвал да су астында кала.

      Татарстан торак инспекциясе хезмәткәре тикшерү белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән барлык дәлилләр дә расланды. «Махалля» ИК ҖЧҖ җитәкчесе хәбәр иткәнчә, бу йортны киләсе елга капиталь ремонт программасына кертергә ниятлиләр.  Бу – киләчәктә, ә бүген гомумйорт мөлкәтен тотуга кагылышлы хокук бозулар өчен идарәче компания башлыгы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 50 000 сум штраф салынды.

         Күрсәтмә Чаллы районара торак инспекциясе контролендә.

 

    ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International