Кичә Татарстанның Торак инспекциясе белгечләре, Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты һәм Лениногорск районы башкарма комитеты вәкилләре Лениногорск һәм Тимәш авылы ишегалларын мониторинглады. Максат «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән объектларның торышын тикшерү иде.
Акчалары кертелгән нәрсәләргә бөтен җирдә дә сакчыл карамыйлар икән: йорт яны территорияләрен әйләнеп чыгу барышында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Каты катлау һәм төзекләндерү элементлары бозылган. Барлык хокук бозуларны подрядчылар гарантия йөкләмәләре кысаларында төзәтергә тиеш.
Идарәче компанияләргә гомуми милекне тоту өлешендә закон бозуларга юл куелмавы турында 4 кисәтү белдерелде, ә башкарма комитетка гарантияле ремонт үтәлеше турында хат җибәрелде.
Лениногорск шәһәре хакимиятендә мониторинг тәмамланды. Биредә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Александр Тыгин катнашында актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмә узды: газүткәргечләргә техник хезмәт күрсәтү, йорт яны территорияләрен карап тоту, ягып җылыту сезонына әзерлек, 2024 елгы объектлар буенча капиталь ремонт барышы, шулай ук ТКХ ДМС системасында мәгълүмат урнаштыру турында сөйләштеләр.

ТР ДТИ матбугат хезмәте
ТР ДТИ матбугат хезмәте