Татарстан Торак инспекциясе судта торак милекчеләре җыелышы беркетмәсенә дәгъва белдерде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

   Татарстан Торак инспекциясе судта торак милекчеләре җыелышы беркетмәсенә дәгъва белдерде. Сәбәбе: йорт активистлары күпчелекнең теләкләрен исәпкә алмаганнар һәм, законнарны бозып, идарәче компанияне алыштырырга карар иткәннәр.

     Инспекциягә Казан шәһәре Адоратский урамының 8 нче йортында яшәүчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәсе килде. Беркетмә буенча, милекчеләр идарәче компанияне алыштырырга карар иткәннәр. Инспекция документларны тикшергәндә, җыелышта милекчеләрнең 47% гына катнашканлыгы, ә карарлар кабул итү өчен 50% тан артык тавыш кирәклеге ачыкланды. Димәк, күпчелек фикер исәпкә алынмаган. Шуңа күрә Инспекция яңа оешманы лицензияләр реестрына кертүдән баш тартты һәм җыелыш инициаторларына карата беркетмәне гамәлдә түгел дип тану буенча дәгъва белән Яңа Савин район судына мөрәҗәгать итте.

   Суд, барлык дәлилләрне тыңлап, Татарстанның Торак инспекциясе файдасына карар чыгарды.

 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International