«Сантехникның исенә төшерербез» – Казанда яшәүче ханым көн саен диярлек Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе хезмәткәреннән шундый сүзләр ишетеп килгән. Побежимов урамындагы 55нче йортта фатир хуҗасы Татарстанның Торак инспекциясенең Telegram чатына мөрәҗәгать итте:
«Фатирда уртак терәк торба ярылды, су басты. Бишенче көн инде һаман вәгъдә итәләр, фатирда су юк, нинди тәртипсезлек! Көн саен ТКХ шалтыратам, һәм бер үк җавап ишетәм: сантехникның исенә төшерербез», – дип язган ул.
Торак инспекциясе идарәче компания җитәкчелеге белән элемтәгә керде һәм берничә сәгатьтән аның фатирына цивилизация файдалары кайтарылды.
«Сезгә бик зур рәхмәт, килделәр, ниһаять алмаштыралар, сезгә мөрәҗәгать иткәнгә риза түгелләр», – дип хәбәр итте гариза бирүче.
Татарстан Торак инспекциясе ВКонтакте һәм Telegram социаль медиасы аша да хәбәрләр кабул итә, әмма тикшерү таләп ителсә, заявка формасын тутырырга кирәк, ЕСИА системасында зәңгәр банерга басып, безнең сайттагы интернет-кабул итү бүлеге аша мөрәҗәгать итеп була.
ТР ДТИ матбугат хезмәте