Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре торакларны карап тотучыларга карата берьюлы 3 кисәтү белдерде Идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен начар карап тота. Ишегалларына республика бюджеты акчалары салынган, ремонтланган, төзекләндерелгән, тик менә шундый торышта алар озак хезмәт итмәячәкләр.
Кичә Чаллы РТИ белгечләре, Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты һәм район башкарма комитеты вәкилләре Тукай районына тикшерү белән чыктылар. Максат «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган объектларның торышын тикшерү иде.
Бәтке, Татарстан һәм Калмаш торак пунктларында гомуми милекне тотуда берничә бозу ачыкланды: каты катламны һәм төзекләндерү элементларын бозу күренешләре бар. Барысы да эш башкаручының гарантия йөкләмәләре кысаларында бетерелергә тиеш.
Идарәче компанияләргә гомуми милекне тоту өлешендә закон бозуларга юл куелмавы турында 3 кисәтү белдерелде, ә башкарма комитетка гарантияле ремонт үтәлеше турында хат җибәрелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте