Җиһаз җимерелгән өчен штраф

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

        Татарстанның Торак инспекциясенә Чаллы шәһәрендә яшәүче Ш.Усманов проспектындагы 114нче йортта бер айдан артык кайнар су юк дип мөрәҗәгать итте. Ир-ат сүзләренчә, ул идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткән, ә җавап итеп «җиһаз җимерек» дигән сүзләрне генә ишеткән.

        Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды. «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ баш инженеры коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен, аерым алганда, кайнар су белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен һәм  режимын бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 5 000 сум штраф салынды.

         Ярдәм итте: йортта сафтан чыккан җиһаз алмаштырылган, су белән тәэмин итү торгызылган.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International