Әлмәттә гамәл кылмаган өчен ИК башлыкларын җаваплылыкка тарттылар

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясенә Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Совет урамы буенча 165 А номерлы йортта 8 фатир милекчесе идарәче компанияләрнең гамәл кылмавына зарланды.

     Планнан тыш тикшерү барышында инспекторлар соңгы катлардагы фатирларның һәм баскыч мәйданчыкларының түшәмнәрендә түбәдән су үтү аркасында сары-көрән төстәге таплар булуын күрделәр, су агызу торбалары тутыккан, баскычлар һәм пандус өлешчә җимерелгән.

      Толстой урамындагы 3 нче йортта да хокук бозулар ачыкланды: фатирларның берсен һәм гомуми файдалану урыннарын (коридор, баскыч ячейкасы) шулай ук су баскан, моннан тыш 2 нче каттан 6 нчы катка кадәр штукатурка коелып төшкән.

    Ике очракта да ачыкланган административ хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә җаваплылык каралган.  «Альянс» ҖЧҖ һәм «АСЦЖ» ҖЧҖ җитәкчеләренә 25000 сум күләмендә штраф билгеләнде. 

     Искәртеп узабыз, Татарстан Торак инспекциясе сайтында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре буенча мәгълүмат урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International