Баулы районында йорт яны территорияләренең торышы турында

2024 елның 5 июле, җомга

     Баулы районында ике идарәче оешмага йорт яны территорияләрен эксплуатацияләү һәм тоту буенча хокук бозуларга юл куярга ярамавы турында кисәтү белдерелде.

      Районда 12 йорт яны территориясе тикшерелде, алар «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән. Инспекторлар 15 хокук бозу очрагын ачыкладылар, алар арасында: балалар мәйданчыкларында үлән баскан, бордюр җимерелгән һ.б. «Баулы районы һәм Баулы шәһәре» ИК ҖЧҖ, «Безнең ишегалды» торак милекчеләре ширкәтенә карата 4 кисәтү белдерелде.

       Башкарма комитетта Татарстан Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Вәгыйз Саттаров һәм район башкарма комитеты башлыгы Данияр Бакиров рәислегендә күчмә киңәшмә узды. Көн тәртибендә – йорт яны территорияләре буенча актуаль мәсьәләләр, ягып җылыту сезонына әзерлек, 2024 елгы объектлар буенча капиталь ремонт барышы, шулай ук ТКХ ДМС системасында мәгълүмат урнаштыру.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International