Оперативлыкка этәргеч буларак кисәтү – Чаллы компаниясе Х.Такташ урамындагы 29 нчы йорт подъезды янында нибары 3 көн эчендә яңа эскәмияләр урнаштырды һәм чүп савытларын яңартты.
Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре ишегалдында төзекләндерүнең кече архитектура формаларының аяныч хәлен ачыкладылар һәм кисәтү белдерделәр.
Өч көннән соң гына ишегалды үзгәрде: идарәче компания җимерелә торган эскәмияләрне сүтеп, яңаларын урнаштырды һәм чүп савытларын буяды.
ТР ДТИ матбугат хезмәте