Һәм тагын Әлмәттән «ЖЭУ-3» ҖЧҖ

2024 елның 5 июле, җомга

      Әлмәтнең «ЖЭУ-3» ҖЧҖ тагын бер тапкыр үзенә игътибар җәлеп итте. Бу юлы шикаятьләр килмәде, Татарстан Торак инспекциясе М.Җәлил урамындагы 29 нчы йортның карап тотылуына күзәтчелек итте. Комиссияне ТР ДТИ җитәкчесе урынбасары Вәгыйз Саттаров җитәкләде.

       Комиссия 1 нче подъездга керү яки аннан чыгуның тормыш өчен куркыныч булуын билгеләде. Ишек өстендә кыек түбәсен тотып торучы терәкләрнең бетон нигезе җимерелгән, бу исә 

тормыш өчен куркыныч тудыра һәм милекчеләрнең яшәү шартлары иминлегенә йогынты ясый. Терәк һавада эленеп тора, бетон нигезгә таянмый.

      Идарәче компаниягә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде һәм югарыда күрсәтелгән бозуларны кичекмәстән бетерү буенча чаралар күрергә йөкләмә бирелде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International