Үзегезнең ИК һәм ТМШ кара исемлек буенча тикшерегез

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Сезнең фатирда исәпләү приборлары бар һәм сез сарыф иткән әйберләр өчен генә түләргә өметләнәсезме? Ә нәтиҗәдә хезмәтләр өчен сумма күпкә югарырак килеп чыгамы? Сезнең йорт буенча хезмәтләрне кара исемлеккә кергән идарәче компания күрсәтә икән, бу бик тә мөмкин хәл.

Татарстан торак инспекциясенә ресурслар белән тәэмин итүче оешмадан кергән мәгълүмат буенча, кайбер идарәче оешмалар (ИК, ТМШ, ТТК) кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү һәм җылыту өчен түләүне исәпләгәндә гомумйорт исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен исәпкә алмый. Ә бу исә торак һәм торак булмаган биналар милекчеләренең счет-фактураларындагы суммага нык тәэсир итә.

Сәбәпләре нинди:

- күпфатирлы йорт коммуналь ресурсларны исәпкә алуның гомумйорт приборы белән җиһазландырылмаган;

- исәпләү приборы эшләми яки тикшерелмәгән;

- идарәче оешма исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен хезмәт күрсәтүчегә тапшырмаган.

Иң явыз хокук бозучылар – Бөгелмә һәм Түбән Камада күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар.

Бөгелмә шәһәрендә: «УК Нефтянник» ҖЧҖ (28 КФЙ), «УК ЖЭУ-6» ҖЧҖ (11 КФЙ),  «Нефтяник» ТМШ (9 КФЙ), «УК Тан» ҖЧҖ (7 КФЙ), «Уют-4» ҖЧҖ (5 КФЙ).
 Түбән Кама шәһәрендә – 12 КФЙ хезмәт күрсәтүче «УК Жилье» ҖЧҖ.

Татарстанның Торак инспекциясе искәртеп уза: инспекторлар хокуклары бозылган гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигезендә тикшерү белән чыга ала.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International