ТКХ ДМС динамикасы турында

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

     Бер атна эчендә 18 муниципалитет торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына тиндивидуаль төзелеш йортларының кадастр номерларын кертү буенча вәзгыятьне төзәтә башлады. Әйтик, Питрәч районында – 956 йорт (10 меңнән артык калган), Түбән Камада – 836 (5166 калган), Әгерҗедә 668 йорт (7 меңгә якын калган) буенча мәгълүмат кертелгән. Хәтта антилидер позициясен нык тоткан Әлмәттә дә уңай үзгәрешләр башланды –системага 520 йорт буенча (27 меңгә якын йорт калган) белешмәләр кертелгән.

    Биектауда системага – 1 йорт буенча (5,3 меңнән артык калган), Чүпрәле районында 7 йорт буенча (5,6 меңнән артык калган) белешмәләр кертелгән.

     Башкарма комитетлар активлыгына этәргеч бирү өчен, ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан әлеге затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштырмау» дигән 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында районнарның прокурорларына хатлар җибәрелде. Әгерҗе районында прокуратура башкарма комитет җитәкчесенә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарды инде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International