Биектау районында масштаблы тикшерүгә йомгак ясалды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

     Биектау районының дүрт идарәче компаниясенә балалар мәйданчыклары һәм йорт яны территорияләре торышы өчен кисәтү белдерелде. Биредә Татарстан Торак инспекциясенең масштаблы тикшерүе тәмамланды. Нәтиҗәләр район башкарма комитетында ясалды.

      Киңәшмә республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы җитәкчелегендә узды. Александр Тыгин башкарма комитет җитәкчелеге һәм идарәче компанияләр башлыклары белән очрашты.

       Татарстанның Баш дәүләт торак инспекторы ИКләрнең хаталарын күрсәтте һәм якын арада аларны төзәтергә киңәш итте.

     46 ишегалды мәйданчыгы буенча искәрмәләр бар. Иң киң таралганы – балалар уен мәйданчыкларында: таулар, таганнар һәм карусельләр зарарланган, эскәмияләр беркетелмәгән яки ватылган. Һәм шаккатыргыч очрак – комлык өстендә электр челтәрләре үткәрелгән. Барлык ачыкланган бозулар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Бу хәлне булдырмас өчен, йорт хуҗаларына кисәтүләр белдерелде. Төзәтмәсәләр – инспекция акча белән җәзалаячак. Аннары инде җитдирәк чаралар көтә.

    Александр Тыгин ясаган икенче акцент – ягып җылыту сезонына әзерлек. Районда бары тик 20 йортның гына үзәк җылыту системасы бар, калган 315 – индивидуаль. Әзерлек паспорты индивидуальләрнең барысында да юк – 88,5%. Калганнарга газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашырырга кирәк. Һәм галочка һәм тиешле документ өчен генә түгел, ә җиһазлар куркынычсыз булсын өчен, һәм биредә яшәүчеләргә зыян китермәсен өчен.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International