Чаллыда республика Парламентының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы узды. Комитет эшендә Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин катнашты.
Депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма комитетлар, ККК белән эш итү буенча операторлар вәкилләре күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук ККК белән эш итү өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертүче берничә закон проекты каралды.
Александр Тыгин киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын торак-коммуналь хуҗалык фонды акчаларын куллану мәсьәләләренә, шулай ук капиталь ремонтны планлаштырганда һәм үткәргәндә проблемаларны хәл итүгә комплекслы караш формалаштыру зарурлыгына юнәлтте.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары нигезендә