Торак инспекциясе катнашканнан соң кайнар су нормативка туры килә

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

    Татарстанның Торак инспекциясе «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ хезмәткәрен Түбән Камада яшәүчеләрнең йортында кайнар су урынына салкын су агызган өчен административ җаваплылыкка тартты.

   Түбән Кама районара инспекциясенә Чишмә урамы, Түбән Кама шәһәре буенча 4 Б номерлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате килде. Милекчеләр кайнар су температурасының нормативка туры килмәвенә зарланды.

    Инспектор тарафыннан уздырылган тикшерү барышында гариза бирүчеләрнең фатирларында кайнар су температурасы норматив таләпләргә туры килмәве ачыкланган: нибары 30 С башлап 55 С кадәр генә, ә йортка кергән өлешендә 39,50 башлап 57,20С кадәр генә, бу исә норматив таләпләргә туры килми.

     Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ ресурслар белән тәэмин итүче оешмасының вазыйфаи заты «Коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларны китерүче затларның халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүнең норматив дәрәҗәсен яки режимын бозуы» дигән 7.23 статьяның 2 өлеше буенча 5 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

      Торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча хезмәтләр белән тәэмин итүче су температурасын нормага җиткергән. 

        

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International